Татарские песни – Ак чэчэклэр кебек кар ява (Текст и слова песни)

Ак чәчәкләр кебек кар ява
Хәтерләтеп ямьле май кичен
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп

Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга
Ә шулай да иркәм гел истә
Алыштырмам аны ятларга

Араларда озын юллар бар
Барыр идем дә бит арымый
Күрешергә ничә еллар бар
Ничек түзәрмен соң сагынмый

Рим Хәсәнов көе
Гыйльман Идрисов сүзләре

Как сильно вам понравился текст песни?
Оставьте свой комментарий

Тексты и слова русских песен
Добавить комментарий